Бөгелмә районында урак өсте төгәлләнеп килә

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Бөгелмә районында урак өсте төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә аграрийлар 46 465 гектар җирдән бөртекле культура җыеп алган, башкарылган эшләр күләме 99 процентка тигез. Ярма өчен үстерелүче кукрузны исәпкә алмыйча, 500 гектардан сабан бодаен җыеп аласы калган.

123 мең тонна ярма җыеп алынган. Бөртекле культураларның уртача уңдырышлылыгы гектарыннан 26,7 центнерга тигез. 2016 ел белән чагыштырганда, быел 40 277 тоннага артык уңыш җыеп алырга исәплиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International