Кисәтеп тә тормыйча, штраф салачаклар

2018 елның 31 марты, шимбә

ТР Дәүләт Советы депуталары сессиясендә административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә муниципалитетлар йорт территориясе янәшәсендә урнашкан яшел зонага, этләрне йөртү өчен ясалган махсус мәйданга һәм балалар мәйданчыгына машинасын куйган кешегә штраф салу хокукын алды.
ТР административ хокук бозулар кодексының яңа 3.17 маддәсе нигезендә җәза акчалата бирелә: физик затларга – 2дән 3,5 меңгә кадәр, җаваплы урында эшләүчеләргә 5тән 20 меңгә кадәр, юридик затларга 50дән 100 меңгә сумга кадәр каралган. Штрафны райондагы административ комиссияләр түләттерә. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, депутатлар хокук бозучыны кисәтмичә генә штраф салуны кулай күрде.
Шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Татарстан хөкүмәтенә һәм Казан мэриясенә ишегалларында машина кую урыннарын арттыру программасын яңартуны сорап мөрәҗәгать итәчәк.
Закон үз көченә, рәсми төстә басылып чыгуга 10 көн үткәч керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International