6 июльдә “Вита” санаторий-прафилакториендә “Дус гаилә” күңел ачу-уен программасы һәм “Мин бәхет ясыйм” дип исемләнгән асфалтьта рәсем ясау бәйгесе узачак.
7 июльдә Бөгелмәнең Тантаналар сараенда “Гаилә мәхәббәт һәм тугрылыкта саклана” чарасы үтәчәк. Шул ук көнне “Миллениум” яшүсмерләр һәм яшьләр клубы Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында “Ромашка бәхете” дип исемләнгән чара оештыра.
8 июль көнне шәһәр һәм район халкын Балалар паркында “Вакыт елгасы мәхәббәттә башлангыч ала” бәйрәм программасы көтә.