Гадәттәгечә 19 гыйнварда православие динендәгеләр Господняны чукындыру яки Богоявление бәйрәмен билгеләп үттеләр.
2019 елның 18 гыйнварыннан 19 гыйнварына каршы төндә Казан соборында Илаһи литургия булып узды, ул собор бинасы артында урнашкан чишмә янында суны изгеләндерү белән тәмамланды. Теләгән кешеләр крещение купелына чумды. Шәһәр һәм районның калган гыйбадәтханәләрендә бәйрәм вәгазе 19 гыйнварда булды.