Терроризмга-юк: Бөгелмәдә "Үз белемеңне тикшер" дигән викторина узды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Ирхәм" мәчетендә, "Террорчылыкка - юк!" дигән айлык кысаларында,  "Үз белемеңне тикшер" дигән ислам викторинасы үтте. Чара Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү чыгышыннан башланып китте. Аннары "Ирхәм" мәчете имамы Ринат хәзрәт Галиев викторинаның шартлары белән таныштырды. Төрле яшьтәге 30дан артык ир-ат һәм хатын-кызлар үз белемнәрен тикшерделәр. Катнашучылар иман, фикх, тарих һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) тормыш юлына кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. 

Иң күп баллны Гайшә Рафаил кызы Миңнуллина җыйды - 84 балл туплап, ул беренче урынны яулады. Икенче урында - Рөстәм Марсель улы Нигьмәти (73 балл).

Өченче урында - Альберт Гомәр улы Таһиров (67 балл).

Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр: иң яшь катнашучы Абдулла Нәфыйковка - 10, ә иң өлкәненә - Н.М. Камалетдиновка 73 яшь иде.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйге җыелышып төшке аш ашау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International