1 майда Бөгелмә Техника йорты мәйданында Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган «Звонкий Первомай» концерт программасы узды. Чарада предприятие һәм учреждениеләрнең хезмәт коллективлары, шәһәрнең профсоюз активы, хезмәт ветераннары катнашты.
Бәйрәм белән бөгелмәлеләрне район профсоюз оешмаларының координация советы рәисе Людмила Туркина һәм Бөгелмә муниципаль районының профсоюзлар республика комитетының ышанычлы кешесе Ләйсән Миңнекаева котлады.