Инвалидлар декадасы: Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм йөзеннән хәйрия марафоны узачак

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрь башында Бөгелмәдә, бөтен илдәге кебек үк, инвалидлар декадасы уза.

1-10 декабрьдә Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен хәйрия акцияләре, вакансияләр ярминкәләре, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм концертлар оештырыла.
Болар барысы да - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары турында уйланырга тагын бер сәбәп. Инвалидлар декадасы - берләшергә һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү чоры.
Декада чорында - 7 декабрьдә 10.00 сәгатьтә А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең "Бергә без күбрәк булдырабыз!" дигән традицион сәнгать иҗаты фестивале узачак. Аның  кысаларында Татарстан Республикасының атказанган артисты Закир Шаһбан концерты да үтәчәк.
Фестиваль кысаларында инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү өчен "Шәфкать" фондына акча җыю буенча хәйрия марафоны планлаштырылган. 
Исеме: Бөгелмә "Милосердие Халыкка социаль ярдәм күрсәтү фонды
р/с 407038105082001815 
ИНН 1645018548 КПП 164501001
"Ак Барс" банкының Бөгелмә филиалында
БИК 049205805
к/с 3010181000000805
ОГРН 1051608004007

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International