Фестиваль нәтиҗәләре буенча, Бөгелмә районы командасы Саба һәм Чистай районнарын узып, республика районнары арасында беренче урынны алды. Республика шәһәрләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Әлмәт, 2 урын - Яр Чаллы, 3 урын - Түбән Кама, 4 урын - Казан.
Очколар саны буенча абсолют зачетта Бөгелмә командасы республиканың барлык шәһәрләрен дә узып китте.