Бөгелмә авыл клублары һәм китапханәләре Татарстанның иң яхшы мәдәният учреждениеләре исемлегендә

2019 елның 24 мае, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә иң яхшы учреждениеләр матди-техник базаны яхшыртуга 100 мең сум күләмендә грантлар алачак.

Бөгелмә муниципаль районының авыл мәдәният учреждениеләрендә талантлы, иҗади кешеләр хезмәт куя, алар үзләренең бетмәс-төкәнмәс энергиясе, оптимизмы белән авыл халкы тормышын күңелле итергә,  рухилыкны үстерергә, үсеп килүче буынга туган ягыбызның мәдәни мирасына мәхәббәт тәрбияләргә омтылалар.

Бөгелмә авыл мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре чираттагы тапкыр авыл җирлекләре территориясендәге иң яхшы мәдәният учреждениеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча акчалата бүләкләр бирү конкурсында җиңүчеләр арасында.

"Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан мәдәни-ял итү тибындагы иң яхшы учреждение" номинациясендә җиңүчеләр дип танылды:

- Зеленая Роща авыл мәдәният йорты (мөдире - Ольга Николаевна Бородина);

- Соколка авыл мәдәният йорты (мөдире - Ольга Владимировна Солтанова).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә иң яхшы учреждениеләр матди-техник базаны яхшыртуга юнәлдерелгән 100 мең сум күләмендә грантлар алачак.

«Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре» номинациясендә җиңүчеләр дип танылды:

- Елена Аркадьевна Егорова, "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең Наратлы авыл мәдәният йорты мөдире;

- Гөлнара Альфред кызы Конычева, Петровка авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе "Үзәкләштерелгән район клублар системасы;

- Людмила Николаевна Попова, Подгорный авыл китапханәсе китапханәчесе;

– Миләүшә Хатыйп кызы Минхәирова, Прогрес авылы китапханәчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International