Шимбә көнне, 24 августта «Энергетик» стадионында Югары лига командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының 11 нче тур матчы узды, анда «Бөгелмә-Рунако» үз кырында Казанның «Рубин-2» командасын 3-0 исәбе белән җиңде. Рунаклыларда Алексей Рябов, Венер Яһүдин һәм Алмаз Насыйбуллин аерылып тордылар.