Шәһәр һәм Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан 20 меңнән артык бөгелмәле шимбә өмәсенә чыкты

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Бөгелмәгә нигез салынуга 238 ел тулуга багышлап шәһәр халкы шимбә өмәсенә чыкты.

Хакимият хезмәткәрләре Техника йорты янындагы сквер территориясендә массакүләм өмә үткәрделәр. Тухачевский урамындагы скверда шәһәрнең транспорт оешмалары хезмәткәрләре тәртип урнаштырдылар. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге "Мәңгелек ут" мемориаль комплексын һәм Геройлар аллеясы территориясен тәртипкә китерде. Беркетелгән территорияләрне җыештыру һәм чистарту белән шулай ук хезмәт күрсәтүче һәм беркетелгән оешмалар да шөгыльләнде.

Өмәдә 7 берәмлек махсус техника катнашты, полигонга 85 тонна чүп чыгарылды, 20379 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International