Шунысы игътибарга лаек, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гөшер-сәдакасын җыю гадәти практика булды, ә совет чорында гөшрә бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре белән алмаштырдылар. Хәзер бу хәйрия җыены акрынлап мөселманнарның дини практикасына кайта башлады. Мөселманнар мәчеткә җиләк-җимеш, бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук кышка әзерләнгән тоз һәм кайнатмалар алып киләләр.
Җыелган яшелчәләр хәйрия максатларында файдаланылачак. Мохтаҗларга, мәдрәсәдә укучыларга тапшырылачак, хәйрия чаралары үткәрүгә тотылачак.