Сайлау комиссияләре эшен оештыру турында киңәйтелгән киңәшмәдә сөйләштеләр

2019 елның 6 сентябре, җомга

Бөгелмә мэриясендә оешма, предприятие һәм ведомство җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Аны Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров үткәрде.

2019 елның 8 сентябре - VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау.

Бөгелмә районының участок сайлау комиссияләре 28 августтан эшкә кереште инде. Шәһәрдә барлыгы 48 сайлау комиссиясе, районда 30 сайлау комиссиясе формалаштырылган.

Тавыш бирү көненә кадәр калган вакытта комиссия әгъзалары үз сайлау участоклары территориясендә теркәлгән сайлаучылар исемлеген төгәлләштерәчәкләр, мәгълүмати-аңлату эшләре алып барачаклар, тавыш бирү өчен биналар әзерлиячәкләр.

2019 елның 8 сентябрендә - тавыш бирү көнендә сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Районның 2 УИКында электрон тавыш бирү комплекслары куллану планлаштырыла - бу 1154 нче УИК (Кече Бөгелмә мәктәбе) һәм 1145 Березовка участогы (Березовка бистәсе КФҮ). Шәһәрдә лектрон тавыш бирү комплекслары 2 УИКта (УИК 1097 – 9 – нчы номерлы мәктәп һәм УИК 1133 - 11нче номерлы мәктәп) урнаштырылачак. КОИБлар шулай ук участок сайлау комиссияләрендә 2 берәмлектән файдаланылачак: 1115 - 7нче гимназия һәм 1117 – 2нче лицей.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International