Бөгелмә мэры Линар Закиров ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән сайлауларда тавыш бирде

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Бөгелмә муниципаль районында 7.00 сәгатьтән башлап сайлау участоклары эшли. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров тормыш иптәше, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән «Юность» спорткомплексында VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда - 1109 нчы сайлау участогында тавыш бирделәр.

«Бу безнең өчен мөһим көн. Бүген без республика парламентын сайлыйбыз. Парламентта чын профессионаллар булуын, аларның Татарстан өчен янып-көюләрен конкрет эшләр белән күрсәтүләрен телибез», – дип билгеләде Бөгелмә мэры.

1109 нчы сайлау участогында бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тавыш бирде.

 «Бүгенге көн республика халкы өчен зур әһәмияткә ия. Барлык аңлы һәм социаль актив гражданнар, Дәүләт Советы депутатларын сайлап, Татарстанның киләчәген билгели. Бөгелмәлеләр, һәрвакыттагыча, сайлауларда бик актив», - диде Марат Садыйков.

Сайлаулар көнендә барлык сайлау участокларында барлык теләүчеләргә гриппка каршы бушлай вакцинация оештырылган иде. Министр билгеләп үткәнчә, Бөгелмәдә гриппка каршы прививкаларны 4 сентябрьдә ясый башлаганнар. Көзге прививка кампаниясе кысаларында, Бөгелмә районында барлыгы 55 мең кешегә прививка ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International