"Бөгелмә-Рунако " командасы янә җиңү яулады

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

8 сентябрь көнне «Энергетик» стадионында Югары лига командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 13 нче тур матчы узды, анда Татарстан кубогының гамәлдәге хуҗасы «Бөгелмә-Рунако» командасы үз кырында Түбән Каманың «Нефтехимик-2» командасын 4-2 исәбе белән ышанычлы төстә җиңде.

Бөгелмәлеләр арасында ике тапкыр Никита Родионов, тагын бер тапкыр Артур Игошев һәм Артем Кузьмичев аерылып торды.

Рунаковчылар турнир таблицасында алда баруын дәвам итә, алар активында 32 очко. Аннан соң Ижауның "Делин" һәм "Энергетик" командалары (Бөгелмә) урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International