Бөгелмәдә Бөгелмә мөхтәсибәте мәчетләре арасында мини-футбол буенча турнир узды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Якшәмбе көнне шәһәребезнең чаңгы базасында Бөгелмә шәһәре һәм районы мәчетләре командалары арасында  мини–футбол ярышлары узды. Бу чара террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында оештырылды.

Үзенчәлек шунда – бу ярышларда биш вакыт намазын калдырмый укып баручы мөселман якташларыбыз гына катнаша алды. Чараны Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов ачып җибәрде:

– Аллаһы Тәгалә һәр кешегә үз тәне һәм сәламәтлеге турында кайгыртып яшәргә боерган, бу хакта “Хакыйкатьтә тәннең бездә хакы бар” дигән хәдис тә мәгълүм, – диде ул чыгышында. – Димәк, һәр мөселман кешесе үз сәламәтлеген саклау турында кайгыртып яшәргә тиеш. Ә спорт сәламәтлекнең нигезе ул. Шуңа күрә дә безнең мөхтәсибәт спорт чаралары оештыруга җитди игътибар бирә. Ярышлар, өстәвенә, мөселманнарны изге эшләр эшләргә рухландыра, ә иң мөһиме – берләштерә дә..

Дүртәр кешедән һәм бер капкачыдан торган командалар ярышларны башлап та җибәрделәр. Уен бик мавыктыргыч һәм шул ук вакытта киеренке шартларда үтте. Нәтиҗәдә, Үзәк мәчет командасы зур тырышлык белән җиңүгә иреште. 2нче урында – “Ирхәм”, 3нче урында “Бәдр” мәчете командалары. 

Турнирның иң яхшы уенчысы дип 14нче татар гимназиясенең өченче сыйныф укучысы Идрис Бәдретдинов танылды, аңа махсус бүләк тапшырылды.

Күңелле һәм нәтиҗәле очрашу “Бәдр” мәчетендә кичен ифтар мәҗлесе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International