Бөгелмә VI Бөтендөнья урам киносы фестивалендә катнашты

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Узган ял көннәрендә, “Бөтендөнья урам киносы фестивале” кысаларында, “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” МБУ күчмә мәдәни үзәге икенче тапкыр кыска метражлы фильмнар күрсәтте. Кызыл Армия урамында урнашкан Мәдәният һәм ял паркында ачык һавада шәһәр халкына һәм кунакларына соңгы елда яшь режиссерлар төшергән иң яхшы картиналарны күрсәттеләр. Соңыннан һәр тамашачы үзенә ошаган фильм өчен фонарь яки кәрәзле телефон уты белән тавыш бирә алды. Иң күп тавышны режиссер Евгений Дудчакның “Миллиард” дигән кыска метражлы тасмасы җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International