Мошенникларга ышанып, Бөгелмәле барлык акчаларыннан колак кага

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең дежур частенә шәһәрдә яшәүче 64 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул тәртип сакчыларына алдау ярдәмендә билгесез кешеләр аның, шулай ук иренең 420 мең сумнан артык акчасын урлауларын сөйли.

ТР Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: интернет челтәреннән мәгълүматлар алганда сак булыгыз, мошенникларның төрле сәбәпләр, төрле сылтауларны оста кулланып, телефонга я аерым счётка акча күчертергә ышандыра белүләрен истән чыгармагыз. Нинди генә шартларда да чит кешеләргә банк картагызның пин-кодларын кешегә әйтмәгез, смс-хәбәрләргә җавап бирмәгез. Банкка сез шылтырата алырдай бердәнбер ышанычлы номер – картаның арткы ягында язылган, калганнары шомафилар эше булу бик ихтимал. Сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International