ТР Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе: Бөгелмә муниципаль районына эшлекле сәфәр

2019 елның 4 октябре, җомга

Бөгелмәдә эшлекле визит белән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең (УФАС) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина булып китте. Бу хезмәт 30 ел законлылык, тигезлек һәм гаделлек сагында тора. Һәм соңгы 9 елда аның вәкилләре ел саен муниципаль районнарга сәфәр кылалар. Мондый очрашуларның максаты – районның нинди эшләр, авыр юридик мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү.

Гүзәл Шәфигуллина шәһәребезнең 16нчы мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен  ачык дәрес үткәрде һәм Бөгелмә сөт комбинатының эшчәнлеге һәм яңа сәнәгать мәйданнары белән танышып чыкты, комбинат җитәкчелеге белән очрашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International