Бөгелмә районы өлкәннәрен бәйрәм белән котладылар

2019 елның 4 октябре, җомга

Традиция буенча, Бөгелмә районында өлкән буынның хөрмәт көнен билгеләп үтә башладылар. Чөнки өлкәннәр өчен бу бәйрәм генә түгел, ә ял итү һәм бер-бересе белән аралашу мөмкинлеге дә. Ул бит иң изге, чын мәгънәсендә күркәм һәм кирәкле бәйрәмнәрнең берсе, чөнки олы яшьтәге кешеләргә игътибар һәм якыннарының мәхәббәте кирәк. 

Бу көнне һәр авыл клубында һәм мәдәният йортында өлкәннәр үз адресына ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф һәм озын гомер теләкләрен ишеттеләр. Зирәклек, тәҗрибә һәм лаеклы хөрмәт көне белән әби-бабайларны авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, ветераннар советы рәисләре, Башкарма комитет урынбасарлары котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International