Бүген "Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә футбол клубы уенчылары һәм тренерлар составы адресына котлау сүзләре яңгырады.
Узган якшәмбедә шәһәрнең «Энергетик» стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы югары дивизионы чемпионнарын бүләкләү тантанасы булды. Алар - «Бөгелмә-РУНАКО» командасы. Футболчыларга чемпионатның алтын медальләре һәм Кубогы тапшырылды.