Наратлы авылында сөт фермасы төзелә

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Чирек гасыр эчендә компания Россиядә берничә дистә ферма төзеде. Бөгелмә районында сөт комплексы 37нче булачак, әмма соңгысы түгел.

Наратлы авылы - Бөгелмә районының сөт җитештерү башкаласы. Әлегә бу әле перспективада гына, ләкин масштаблы инвестицион проект инде эшли башлады. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Наратларда 3,5 мең сыерга исәпләнгән «ЭкоНива» агрохолдингы мегафермасын төзүнең барышы белән танышты. Россиядә иң эре сөт җитештерүченең Бөгелмә районы белән дуслыгы 2018 елның язында барлыкка килде.

Булачак комплексның беренче ташын агымдагы елның май аенда салдылар. Ул чакта чарада «ЭкоНива» агрохолдингы генераль директоры Штефан Дюрр һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашты. Әлеге эре инвестицион проектны гамәлгә ашыру республиканың барлык көньяк-көнчыгышы өчен җитди үсеш ноктасы булачак. Ә Бөгелмә районы сөт җитештерү буенча алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International