Бөгелмәлеләрне традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар

2019 елның 11 октябре, җомга

Якшәмбе көнне, 13 октябрьдә бөгелмәлеләрне шәһәрнең үзәк мәйданында узачак ярминкәдә арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алырга чакыралар.

Шәһәр халкы ит, колбаса продукциясе, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм башка фермер продукциясе сатып ала алачак.

Башлана 8.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International