Бөгелмәнең чаңгы базасы территориясендә чия бакчасы утыртылды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстанда «Урман атнасы 2019»акциясе узды. Акция барышында иреклеләр 1,5 млн агач утырттылар, шул исәптән, гадәти нарат, европа чыршылары, себер карагачлары, вак яфраклы юкә, гади миләшләр һәм башка сортлар.

Бөгелмәдә беренче массакүләм агач утырту 5 октябрьдә узды. Аларның берсе ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

«Урман атнасы 2019» акциясе барышында «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ бюджет оешмаларына һәм учреждениеләренә, авыл җирлекләренә бушлай утырту материалы тараттылар. Якын-тирә территорияләрне яшелләндерергә теләүчеләр шулай ук урман хуҗалыгыннан агачлар сатып алды.

«Урман атнасы 2019» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында, Бөгелмәдә 12 меңнән артык агач утыртылды. Ул 12 октябрь көнне тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International