Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә, 2019 елның 17 октябрендә Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр, төнлә минималь температура +1..-1º. Көндез максималь һава температурасы +7..+9º.