Бөгелмә районы укучылары практика вакытында авыл һөнәрләре белән таныштылар

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яшь буынны авыл хуҗалыгы җитештерүенә җәлеп итү һәм аграр һөнәрләр белән танышу буенча актив эш алып барыла.

Бу юлы Бөгелмә районы укучылары өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән экскурсия генә түгел, ә һөнәри сынау оештырылды.

Бөгелмә районының Подгорный мәктәбе укучылары өчен һөнәр сыгавы мөгезле эре терлек үрчетү һәм азык культуралары үстерү юнәлеше буенча фермер хуҗалыгын рәсмиләштергән, мәктәпне тәмамлаган Арнольд Малыхинның крестьян (фермер) хуҗалыгында оештырылган иде. Аның контроле астында, барлык теләүчеләр МТЗ тракторының асылмалы агрегатлары белән идарә итә алдылар. 

Мәктәп укучылары өчен икенче сынау "Подгорный" ат-прокат клубы территориясендә узды. Клубка нигез салучы Гөлнара Галиева дүрт һөнәр һәм хуҗалыкта атлар белән эшләгәндә кулланыла торган компетенцияләр турында җентекләп сөйләде. Балалар ат спорты тренеры, ат караучы кебек һөнәрләр турында белделәр. Укучыларга аларның һәрберсендә эшләү мөмкинлеге бирелде. Әлеге очрашу нәтиҗәсендә катнашучылар бу өлкәдә нәтиҗәле эшләү өчен атларга карата мәхәббәт төп сыйфат булып тора дигән нәтиҗәгә килделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән мондый чараларны үткәрүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы зур игътибар бирә. Авылда яшь белгечләрне беркетү генә түгел, ә киләчәк һөнәрен сайлау алдыннан торган яшьләргә тормышта үз урыныннарын табарга ярдәм итү мөһим, дип хәбәр ителә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International