Бөгелмә шәһәр тирәлегенең сыйфаты буенча иң яхшылар исемлегенә керде

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Шәһәр тирәлегенең сыйфаты буенча иң яхшы шәһәрләр исемлегенә Татарстанның 24 шәһәре кергән.

Зур шәһәрләр төркемендә Бөгелмә (14нче урын). Шулай ук Әлмәт (15нче урын) һәм Түбән Кама (40нчы урын), Алабуга (34нче урын), Лениногорск (40нчы урын), Чистай (50нче урын) һәм Яшел Үзән (52нче урын) урнашкан.

Башкалар арасына Зәй, Азнакай, Нурлат, Мамадыш, Менделеевск, Баулы, Арча, Кукмара, Минзәлә, Тәтеш, Әгерҗе, Буа, Болгар, Лаеш кергән.

Татарстан буенча уртача шәһәр тирәлегенең сыйфат индексы 177 баллга тиң. Гомумән алганда, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россия шәһәрләренең 262 (23%) шәһәр мохите уңай дип танылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International