Бөгелмә кадет мәктәбе укучысы ярыш нәтиҗәләре буенча ВДВ формасын һәм атрибутикасын йөртү хокукына ия булды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Ял көннәрендә «Чаңгы базасы» спорт комплексы территориясендә махсус билгеләнештәге гаскәрләр көненә һәм хәрби разведка көненә багышланган ВДВ атрибутикасы формасын йөртү хокукына ел саен үткәрелә торган квалификация сынаулары үткәрелде.

Бөгелмә һәм Азнакайдан 22 кандидат (алар арасында 2 кыз да бар иде) квалификация сынауларында катнашты. Г.Гафиятуллин исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучысы Николай Чеканов ВДВ формасы һәм атрибутикасын йөртү хокукын, һава-десант гаскәрләренең шевронын, шулай ук сертификат һәм истәлекле бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International