Бөгелмәле ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бөгелмәдә район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров рәислегендә Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм Бөгелмә шәһәр Советының берләштерелгән сессиясе узды. Сессия барышында депутатлар Бөгелмә муниципаль районының 2020-2022 елларга социаль-икътисади үсеш фаразына, шәһәр һәм район бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләү һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Сессия барышында шулай ук әһәмиятле Республика бүләге тапшырылды. ТР Социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Татнефть» ГАҖ Бөгелмә механика заводының җитештерүне технологик әзерләү буенча баш инженер урынбасары Владимир Ситниковны ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Владимир Фаатович заводта 1978 елдан бирле уңышлы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International