Бөгелмәлеләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2019 елның 29 ноябре, җомга

Яшьләр сараенда Әниләр көне уңаеннан бик матур концерт булды. Бәйрәм программасына дәртле бию номерлары, вокаль композицияләр, солдатларның видеокотлаулары, "Отражение" фотоакциясе керде, анда Бөгелмә районы пенсия фонды идарәсе хезмәткәре әниләр дә катнашты.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков һәм РПФның идарә җитәкчесе Елена Игнатьева әниләрне җылы котладылар, ана капиталына сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

"Әни - беренче сүз" дигән финал җыры залда утыручыларның йөрәкләрен эретеп, беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International