Бөгелмәдә кешеләр янгын хәбәрчесе ярдәмендә исән калганнар

2019 елның 29 ноябре, җомга

27 ноябрьдә 22 сәгать 33 минутта 64 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең элемтә пунктына “112” телефоны аша Бөгелмә районы Базаровка тимер юл разъезды, Тимер юл урамы, 3 йорт адресы буенча урнашкан фатирдагы янгын турында хәбәр килеп ирешә.

Һәлакәт урынына Бөгелмә шәһәреннән 5 кешедән торган ПСЧ-64 бүлекчәсе хезмәткәрләре җибәрелә. Моннан тыш, янгынны сүндерүгә "Семеновод" ДПО иреклеләре килә. Әлеге хәл турында Бөгелмә районының ашыгыч хезмәтләренә дә хәбәр ителә.

Янгын сүндерүчеләр чакырудан соң, 10 минут узуга һәлакәт урынына килә. Беренче каттагы 2 бүлмәле фатир тәрәзәсеннән төтен чыгуы күзәтелә, ачык яну күзәтелми.

Янгын хезмәткәрләре килгәнче үк, фатирлардан мөстәкыйль рәвештә биш кеше эвакуацияләнә. Йортта яшәүчеләр аларны янгын хәбәрчесенең көчле сигналы уятуын хәбәр итә. Алар төтен исен сизеп, әйберләр һәм документлар белән урамга чыгып өлгерәләр.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны сүндерәләр. Янгын нәтиҗәсендә фатирда йорт җиһазлары янып бетә, зал бүлмәсенең стеналары төтенләнә. Янгын мәйданы 5 кв. м тәшкил иткән.

Янгынның беренчел сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Янгын сүндерүгә 18 кеше һәм 7 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан - 8 кеше һәм 3 берәмлек техника.

Коткару хәбәрчеләре әлеге фатирда бер бер атна элек Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Денис Хикмәтов хисабына урнаштырыла. Авыл җирлеге Советы утырышында әлеге йортта һәр фатирда өчәр янгын хәбәрчесе урнаштыру турында карар кабул ителгән була, чөнки өйдә мич белән җылыту кулланыла. Барлыгы исә, агымдагы елның ноябрендә генә дә Зеленая Роща авыл җирлеге депутатлары карары белән 12 гаилә яшәгән фатирда 35 янгын хәбәрчесе урнаштырылган.

Шул рәвешле, гади, кыйбат булмаган һәм ышанычлы янгынга каршы прибор үзенең нәтиҗәлелеген яңадан исбатлады һәм кеше тормышын уттан саклап калды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International