Бөгелмә мэриясендә теләкләрне дәүләт хезмәткәрләре башкарачак чыршы урнаштырдылар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы җитәкчелегендә узучы «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә, "ДоброДом" волонтерлар хәрәкәте белән берлектә уздырылучы, Яңа елга багышланган хәйрия акциясенә старт бирелде. Киңәшмәдә катнашучыларга яшь бөгелмәлеләрнең теләкләрен тормышка ашырырга тәкъдим иттеләр: утырышлар залында үз хыяллары турында язулар язылган уенчыклар эленгән чыршы урнаштырдылар.

Иреклеләр бу Яңа ел акциясен "Теләкләр чыршысы" дип атадылар. Аның төп бурычы - авыр тормыш хәлендә калган балалар, инвалид балалар һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның теләкләрен үтәү.

Бөгелмә мэриясе хезмәткәрләре, учреждение һәм ведомстволар балалар хыяллары язылган открыткаларны алдылар. Яңа ел алдыннан тылсымчылар адресатларга бүләкләр тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International