Бөгелмәдә иң яхшы иреклеләрне бүләкләделәр

2019 елның 6 декабре, җомга

Яшьләр сараенда Россиядә иреклеләр (волонтер) көнен бәйрәм итүгә һәм «Ел иреклесе - 2019» муниципаль конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды.

Иреклеләрнең хезмәте югары дәрәҗәдә бәяләнде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының Рәхмәт хатлары белән Юлия Мельникова («14нче Прогимназия» мәгариф учреждениесенең өстәмә белем бирү педагогы), Марина Черепанова («ДоброДом» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе), Полина Кулагина (Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе урынбасары) бүләкләнде. 

Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын Татьяна Кондаковага (Бөгелмә аграр көллияте студенты), Дмитрий Ракитинга (Бөгелмә машина төзелеше техникумы студенты), Айнур Гыйззәтуллинга (Бөгелмә машина төзелеше техникумы студенты) тапшырдылар.

«Ел иреклесе-2019» муниципаль конкурсы йомгаклары буенча җиңүче дипломнарын түбәндәгеләр алды:

«Елның иреклеләр отряды» номинациясендә - «Бөгелмә скаутлары» иреклеләр отряды;

«Елның иреклеләр берләшмәсе» номинациясендә - «Көмеш җеп» иреклеләр берләшмәсе;

«Ел хәйриячесе» номинациясендә - «ДоброДом» һәм «Яшәүгә хокук» иреклеләр хәрәкәтләре.

«Ел иреклесе - 2019» номинациясендә җиңүче дипломын Бөгелмә төзелеш-техник колледжы студенты София Родионовага тапшырдылар.

Нәтиҗә ясауның тантаналы чарасында шулай ук иреклеләр хәрәкәте активистларын, аларның остазларын, үзләрен яхшы яктан күрсәткән волонтерларның, спорт сөючеләрнең әти-әниләрен, яшь гвардиячеләрне, "Форпост" ГЦ хезмәткәрләрен, ЦЭТВга тоташтыру волонтерларын бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International