Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә, коррупциягә каршы көрәшү, укучыларның хокукый аңы һәм хокук культурасы дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 2019 елның 22 ноябреннән 2 декабренә кадәр 7нче гимназиядә “Җинаять һәм җәза” җәмгыять белеме дәресләре һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
"Без коррупциягә каршы" темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды, гимназиясе холлында "Бергәләп коррупциягә каршы" - TV да видеороликлар трансляциясе, 9-11 сыйныф укучыларын коррупциягә каршы көрәш темасы буенча анкеталаштыру оештырылды.
2-11 сыйныфларда коррупциягә каршы көрәш тематикасы буенча постерлар конкурсы үткәрелде. Әлеге чарада 24 укучы катнашты. Укучыларның иң яхшы рәсемнәре стендта «Коррупциягә каршы гимназистлар» рубрикасы астында куелган иде.