Бөгелмә халкын шәһәр киңлекләрен төзекләндерү концепциясен эшләү өчен иҗтимагый фикер алышуларга чакыралар

2019 елның 6 декабре, җомга

Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү концепциясе буенча фикер алышулар Бөгелмәдә - Яшьләр сараенда (Ленин ур., 98) 13 декабрьдә 14:00 сәгатьтә узачак.

2020 елда Бөгелмә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру бөтенроссия конкурсында катнашырга дәгъва итә.

Очрашуның төп максаты - иҗтимагый киңлек кулланучыларының төп төркемнәрен ачыклау, территориянең кыйммәтләрен күрсәтү, аның функцияләрен, проблемаларын һәм абруйларын билгеләү һәм теләгән үзгәрешләрне билгеләү. Катнашырга шәһәр халкы, экспертлар, бизнес вәкилләре, студентлар һәм башка кызыксынучы затлар чакырыла.

Фикер алышуда анкета тутырырга һәм карта-схемалар белән төркемле эшкә кушылырга мөмкин булачак. Очрашуда алынган материалларны өйрәнү нәтиҗәләре буенча 2019 елның декабрь азагында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк төзекләндерүнең беренчел концепциясе формалаштырылачак.

Концепция халык белән килештерелгәннән соң, аны «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» бөтенроссия конкурсында күрсәтәчәкләр. Җиңү очрагында РФ Төзелеш министрлыгы шәһәргә төзекләндерү өчен акча бүлеп бирәчәк.

Хәзерге вакытта golosza.ru сайтында Бөгелмәдә төзекләндерергә тәкъдим ителгән территорияләрне сайлау буенча тавыш бирү тәмамлана. Бу - Газинур Гафиятуллин, Муса Җәлил һәм Владимир Ленин урамнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International