Салым инспекциясе теркәлгән күләмдә иминият кертемнәрен түләргә кирәклек турында искә төшерә

6 декабрь 2019 ел., җомга

Түләү вакыты: 2019 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча.

Мөһим!  31 декабрьдә гадәти эш көне, димәк, 2020 елның гыйнварына түләү срогы күчерелми!

Иминият кертемнәрен түләүчеләр булып түбәндәгеләр тора:

- шәхси эшкуарлар;

- адвокатлар;

- медиаторлар;

- хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариуслар;

- арбитраж идарәчеләр;

- бәяләүчеләр;

- патент юнәлешлеләр;

- КФХ башлыклары (үзләре өчен һәм КФХ әгъзалары өчен);

- РФ кануннарында билгеләнгән тәртиптә хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затлар.

Салым инспекциясе сезгә яңа елны бюджет алдында бурычсыз каршы алырга, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә тыныч күңел белән ял итүегезне тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International