Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән 350 бала яши.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, Бөгелмә мэриясе "Яңа ел могҗизасы" акциясе үткәрде. Район башлыгы Линар Закиров исеменнән 18 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Яңа ел бүләге алмаган балаларга Насыйров урамы, 4 йорт адресы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.