Бөгелмәдә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” VI республика фестиваленең беренче сайлап алу туры узды

28 гыйнвар 2020 ел., сишәмбе

Татар мәдәният үзәгендә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” VI республика фестиваленең муниципаль сайлап алу туры узды. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

Дәртле концертны районның мәдәният бүлеге, татар мәдәният үзәге белән берлектә, ветераннар советы оештырды. Ә гомумән, үзешчән башкаручыларның  “Балкыш” VI республика фестивале ТР Дәүләт Советы инициативасы белән оештырыла, аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин җитәкли, ә быел аны  президент Рөстәм Миңнеханов та үз күз уңына алды. Фестиваль өч турда уза: муниципаль тур, зона туры һәм аннан узганнар республика турына чыга.

Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар һәм мөхтәрәм жюри әгъзалары: Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Ольга Плеханова, башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина, мәдәни-агарту эше үзәге муниципаль учреждениесе директоры Мария Солдатова, балалар музыка мәктәбе укытучысы Алла Томарова, районның ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов, ветераннар советы президиумы рәисе урынбасары Владимир Ильин һәм башкалар бар иде.

– Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән барыгызны да сәламләргә рөхсәт итегез. Без Сезнең алда баш иябез, сез – шәһәр һәм районыбызның йөзе. Һәрвакыт шушылай актив, матур булуыгызны телибез. Үсеп килүче буын сездән үрнәк алсын. Бүгенге матур көндә сезгә күтәренке кәеф, иң мөһиме, сәламәтлек телим. Киләсе фестивальдә дә шушындый ук тулы составта очрашырга насыйп булсын, – дип, фестиваль катнашучыларын сәламләде Ольга Плеханова.

Ветераннар советы җитәкчесе дә үз фатихасын биреп, катнашучыларга изге теләкләрен җиткергәннән соң, сәхнәгә берсеннән-берсе матур киенгән, көчле-дәртле, моңлы җырлары белән таң калдыручы артистлар, коллективлар менде. Концертта катнашучылар арасында авыл җирлекләре, шәһәр-район предприятиеләре коллективлары, үзебездә эшләп килүче мәдәният учреждениеләре төркемнәре дә бар иде.

Катнашучылар, бәйге таләпләрен истә тотып, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык рухы белән сугарылган чыгышлар тәкъдим итте.

– Безнең заводта иҗади кешеләр бик күп, шул рәттән, бик тә көчле иҗади эш алып барыла, даими рәвештә конкурс, концертлар үткәрелә. Әлеге матур фестивальдә катнашуыма бик шатмын. Чөнки аны тарихи вакыйга дип әйтергә дә мөмкин, мин бүген сугышта катнашкан бабам Александр Мураткин истәлеген барлыйм, – ди Бөгелмә электр-насос заводының “Любавушка” ансамбле җырчысы Ирина Мураткина.

– Бүген без “Когда мы покидали свой родимый край” дигән җыр белән чыгыш ясадык. Концертка бик озак һәм тырышып әзерләндек. Төркемебез зур – 21 кешедән тора, ирләр дә, хатын-кызлар да бар. Бик күп конкурсларда катнаштык, җиңүләр яуладык, тик бу иң мөһиме түгел. Безнең һәммәбез җырларга ярата, сәнгатькә гашыйк һәм без моның белән шөгыльләнүебезгә чиксез шат, – ди “Прялица” фольклор ансамбле җитәкчесе Наталья Сазонова.

– Бүгенге фестивальнең әһәмиятен сүз белән генә сөйләп бетереп булмый. Бабаларыбыз сугышта кар өстендә йоклаганнар, кул-аякларын өшеткәннәр, тәүлекләр буе ризык күрми, ач торганнар, окопларда бетләп беткәннәр,   концлагерьларда тилмергәннәр, Ленинград блокадасы вакытында, өч ел дәвамында ачтан үлмәс өчен хәтта мәче, тычкан, этләр ашаганнар. Шулай да, бирешмиләр, җиңәләр. Әбиләребез дә 10–12 бала табарга курыкмаган. Үсеп килүче буынга болар хакында белергә һәм аларның проблемалары боларның барысы белән чагыштырганда, диңгездәге бер тамчы гына булуын аңларга кирәк. Фестиваль тагын бер тапкыр безнең илдә патриотлыкның булуын һәм киләчәктә дә яшәячәген раслый, чөнки без бөек халык – җиңүчеләр токымы, ә фестиваль моны тагын бер кат ассызыклый, – дип үз фикерен белдерде фестивальнең тагын бер катнашучысы Владислав Никитин.

– Бүген попурри белән чыгыш ясыйбыз, ул 5 җырдан тора. Тамашачыларга, жюри әгъзаларына ошар дип ышанабыз. Җыр белән бик күптәннән мавыгам. 11 яшемдә гаиләм белән Үзбәкстанга күчендек, анда яшәдем, кияүгә чыктым, 5 бала тәрбияләп үстердем, 13 оныгым бар. Үзбәкстанда торганда радиодан атнага бер тапкыр, ярты сәгать вакыт татар җырларына багышлана иде, мин барысыннан качып, шуны елый-елый тыңлый идем. 26 ел элек Бөгелмәгә күчендек. Биредә мин тулысы белән җырга бирелдем. Гомер буе салым инспекциясендә эшләдем, лаеклы ялга чыгу белән “Ихлас” төркеменә йөри башладым, хәзер “Сердәшләр” төркемендә чыгыш ясыйм. Фестивальдә катнашуыма бик шатмын. Әтием, Заһретдин Минһаҗев – ватан өчен сугышкан солдат. Фестивальдә катнашуым аның истәлеген яңарту, – ди Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче “Сердәшләр” төркемендә чыгыш ясаучы Рәсимә Кәлимуллина.

Конкурста җиңүчеләр безнең район данын “Балкыш” фестиваленең Әлмәт  шәһәрендә үтәчәк зона турында яклаячак.  Уңышлар сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования