«ТатНИПИнефть» институтының хезмәт коллективы җыелышы

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бөгелмә мэры Линар Закиров “ТатНИПИнефть” институтының хезмәт коллективы җыелышында катнашты, анда институтның 2019 елдагы эшенә йомгаклар ясалды. Нефть тармагының иң эре фәнни үзәкләренең берсе буларак, ТатНИПИнефть "Татнефть" компаниясенең интеллектуаль милкен планлы рәвештә арттыра. Ә Бөгелмә җитәкчелеге, үз чиратында, талантлы галимнәрнең төзек шәһәрдә яшәве һәм эшләве турында кайгырта.

Көн тәртибендә берничә җитди мәсьәлә: институтның ел йомгаклары, күмәк килешүнең үтәлеше турында хисап, делегатларны «Татнефть» ГАҖ конференциясенә сайлаулар. Хезмәт коллективы җыелышы Бөгелмә мэры, район башлыгы Линар Закиров чыгышыннан башланды. Аның докладында - саннарда Бөгелмә халкының тормышы һәм милли проектларны тормышка ашыру нәтиҗәләре.

ТатНИПИнефть хезмәткәрләре шәһәр башлыгына бик күп сораулар бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар. Хуҗасыз этләр, кар чистарту, урамнарны яктырту - бу проблемалар җирле хакимият өчен яңалык түгел һәм планлы рәвештә хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International