Бөгелмәнең «Аек хәрәкәт»е шәһәрдә аеклык темасы буенча лекцияләр оештырды. Әлеге иҗтимагый инициатива шәһәр администрациясе тарафыннан хупланды.
Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә 2 лекция (55 кешене колачлап), медицина училищесында - бер лекция (70 кеше колачлап), КНИТУ филиалында - югары уку йортының 15 активисты өчен лекция, Яшьләр сараенда - җәмәгатьчелек вәкилләре (яшьләр, ата-аналар) белән очрашу оештырылды.
Дәресләрне Ростов-на-Донудан ("Трезвый Дон" иҗтимагый оешмасы) махсус чакырылган белгеч Виктор Пономарёв үткәрде.
Бөгелмәнең "Аеклар хәрәкәте" вәкилләре лекцияләрдә катнашучыларга үзләренең табигый аеклыкларын саклауларын теләделәр һәм яшь иҗтимагый оешмага кушылырга чакырдылар - аларны ВКонтакте төркеме аша "Трезвая Бугульма" ("Аек Бөгелмә") дип табарга мөмкин.