«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча, 2020 елның 25 мартында төнлә һәм көндез юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Бөгелмәдә кар һәм юеш кар явуы көтелә. Урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан - 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге - 14 м/с. Төнлә -2..-5º. Көндез һаваның максималь температурасы 0..+3º.