Карабаш бистәсе башлыгына 60 яшьлек юбилее уңаеннан "ТАССРның 100 еллыгы" медален тапшырдылар

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Карабаш бистәсе башлыгы, район Советы депутаты, Бөгелмә муниципаль районы Советының Законлылык, хокук тәртибе, депутат этикасы һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясе әгъзасы Марат Тәлгать улы Минхәйдәров бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

М. Минхәйдәров инде алты ел районыбызның зурлыгы һәм халык саны буенча икенче булган торак пункты – шәһәр тибындагы Карабаш бистәсен җитәкли. Җитәкче фикеренчә, эшнең төп максаты – биредә яшәүче барлык халыкның иминлеген тәэмин итү, бу юнәлештә уңайлы мөмкинлекләрне арттыру.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте белән җирле үзидарә системасын үстерүгә һәм ныгытуга үз өлешен керткән юбиляр “ТАССРның 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International