«Мәдәният осталары»: Людмила һәм Ришат Габдрахмановлар иҗади гаиләсе

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Мәдәният хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү алдыннан, «Мәдәни-агарту эше үзәге» МБУ «Мәдәният осталары» проектын башлап җибәрә. Көн саен «Bugulma.tatar.ru» рәсми порталында без әлеге өлкәнең күренекле вәкилләрен бастырачакбыз.

Людмила Владимировна: урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1990 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтына укырга керә.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ришат Рәкыйп улы Совет Армиясе сафларына, Кара диңгез флотына чакырыла. 3 ел хезмәт итеп кайткач, мәктәпкә музыка укытучысы булып эшкә урнаша. Берьюлы авыл Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1991 елда Людмила укыган институтка укырга керә. Анда яшьләр таныша да инде. Иҗади эш, гастрольләр ике яшь, талантлы кешене тагын да якынайта.

1997 елда Ришат белән Людмила гаилә коралар. Институтны тәмамлагач, Ришат Әлмәт шәһәренә яшь белгеч буларак эшкә чакырыла.

Иҗади гаилә Әлмәт шәһәренең “Әлмәт” милли мәдәни үзәгенә, мобиль иҗат төркеменә солистлар булып эшкә урнаша. 2004 елдан 2007 елга кадәр «Нефтьче» мәдәният сараенда - «Аулак өй» Халык фольклор ансамбле җитәкчеләре булып эшлиләр.

2007 елда Бөгелмәгә күченеп, «Техника йорты»нда иҗат эшчәнлеген дәвам итәләр. Людмила белән Ришат Габдрахмановлар «Ихлас» халык фольклор ансамбле һәм «Сандугач» вокаль ансамбле белән җитәкчелек итәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International