«Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча, 2020 елның 26 мартында Бөгелмә һәм районда аязучан болытлы һава торышы булачак. Җитди явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 4-9, урыны белән 14 м/с ка кадәр.
Төнлә минималь температура -3...-7º. Көндез һаваның максималь температурасы +4...+7º. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.