Пенсия фондына - өйдән чыкмыйча

27 март 2020 ел., җомга

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында һәм Бөгелмә шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсе эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмалар 3-96-42 телефоны номеры буенча яисә Татарстан Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәгенә шалтыратып бирелә: 8 (843) 279-27-27.

Идарәгә килү бик кирәк булган очракта, мәсәлән, гариза бирү өчен, аны Россия Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеген искә төшерәбез.

Әгәр дә килү барыбер бик мәҗбүри икән, кабул итүгә сайт аша яки телефон номеры буенча (3-96-00) буенча алдан язылырга кирәк.

Игътибар, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, изоляция режимын үтәргә кирәк!!! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования