Исегезгә төшерәбез, ялгыз яшәүче өлкән бөгелмәлеләр һәм инвалидлыгы булган кешеләр өчен “кайнар линия” эшли

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Бөгелмәдә ялгыз яшәүче өлкән бөгелмәлеләр һәм инвалид кешеләр өчен “кайнар линия” телефоны эшли. Коронавирус таралу чорында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлыгы булган кешеләр "куркыныч төркеменә" керәләр.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “кайнар линия” телефоны 8(85594) 5-03-45. Волонтерлар аңа шалтыратып, өйгә азык-төлек продуктлары, беренче зарурлык предметлары һәм дару препаратлары алып килергә, ялгыз яшәүче гражданнарга һәм инвалидлыгы булган бөгелмәлеләргә коммуналь түләүләрне түләргә ярдәм итәчәкләр. Билгеләп үтик, барлык сатып алулар волонтерлар тарафыннан гариза бирүче акчалары исәбеннән башкарылачак. “Кайнар линия”гә 8 дән 18.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга була - көн саен - ял көннәрсез.

Татарстанда "Без булдырабыз" колл-үзәге эшли, ул бөтен республикадан өлкәннәрнең шалтыратуларын кабул итә. Үзәк һәркөнне 8.00-18.00 сәгатьләрдә эшли. Шалтыратулар 8 (843) 598-3-598 телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International