Бөгелмә муниципаль районы башлыгының эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә шәһәр халкына һәм район кунакларына мөрәҗәгате

30 март 2020 ел., дүшәмбе

Бүген безнең дәүләт тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча моңарчы күрелмәгән чаралар күрелә. Сәламәтлек саклау учреждениеләре, саклау чаралары һәм медицина җиһазлары җитештерүчеләр көчәйтелгән режимда эшлиләр. Коронавирус таратуга каршы көрәшнең төп чараларының берсе булып элемтәләрне минимальләштерү һәм карантин режимын үтәү тора.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан, 30 марттан 5 апрельгә кадәрге вакыт эшләми торган көннәр дип, игълан ителде. Бу карар, барыннан да элек, гражданнарыбызның сәламәтлеген саклау турында кайгырту белән аңлатыла.

Бөгелмә муниципаль районында барлык массакүләм чаралар кичектерелде, студентлар һәм мәктәп укучылары укуның дистанцион режимына күчерелде. Күңел ачу йортлары, җәмәгать туклануы объектлары һәм сәүдә нокталары эше туктатылды. Бары тик азык-төлек кибетләре, аптекалар, коммуналь хезмәтләр, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен медицина учреждениеләре генә эшен дәвам итәчәк.

Бу җаваплы чорда барыгызны да профилактика һәм карантин чараларын үтәвегезне, өйдә булуыгызны, чит илдән кайткан кешеләр белән аралашудан качуыгызны, үз-үзегезне изоляцияләү режимында булырга кирәклеген сорыйм.

Исегезгә төшерәсем килә, коронавирус инфекциясенең үзенчәлеге - аның тиз таралуыннан гыйбарәт. Эшләми торган атна - профилактик эш уздыру һәм инфекция таралуга юл куймау мөмкинлеге.

Үзегезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз! Өйдә калыгыз!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры

Линар Рөстәм улы Закиров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования