Бөгелмә идарәче компанияләре халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозган өчен җавап тотарга мөмкин

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә идарәче компанияләр тарафыннан күпфатирлы йортларның подъездларын эшкәртү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.Соңгылары мәгълүматларына караганда, дезинфекция чаралары белән эшкәртү көн саен башкарыла. Әмма, халыктан килгән шелтәләр һәм шикаятьләр үзләре өчен сөйли. 
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Бөгелмә районындагы идарәсе тәкъдиме буенча, ТКХ департаменты керү урыннарын дезинфекцияләү өчен тиешле график төзиячәк. Графикның үтәлешен ТКХ департаменты һәм Башкарма комитетның административ-техник инспекциясе бүлеге хезмәткәрләре күзәтеп торачак. 
 Вазыйфаларын үтәмәгән очракта, хезмәт күрсәтүче оешмаларга "халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу" РФ КоАП 6.3 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк. 
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров әлеге тәкъдимне тулысынча хуплады һәм тиешле җитәкчеләргә йөкләмәләр бирде.
«Кеше тормышының бәясе штрафлар белән чагыштырганда күпкә югарырак. Кызганычка каршы, бездә башка юл юк. Идарәче компанияләр җаваплы булырга тиеш. Контрольне гамәлгә ашыру өчен кинәт тикшерүләр үткәрүегезне сорыйм", - дип нәтиҗә ясады Линар Закиров. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International