Бүген Рәйсә Кыям кызы Насрыева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президентының 90 яшен билгеләп үтүче  Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә РФ Президентының шәхси котлау хатын тапшыру турындагы Указы нигезендә, бөгелмәле Рәйсә Насрыевага да Россия Федерациясе Президентының котлау хаты тапшырылды.  

“Хөрмәтле Рәйсә Кыямовна!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм!

Сез зур тормыш мәктәбен, сугыш чорының авыр сынауларын үттегез, илне торгыздыгыз. Сез һәрвакыт Ватан язмышында катнаштыгыз.

Ватаныбызга бөек мәхәббәт, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны сез безгә һәм киләчәк буыннарга тапшырасыз.

Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек телим.

Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин”, - диелә ул хатта.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International