Бу көннәрдә Бөгелмәнең 1 520 гаиләсе «ЯрдәмЯнәшә! ПомощьРядом!» хәрәкәте кысаларында, азык-төлек җыелмалары ала

2020 елның 2 мае, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада «ЯрдәмЯнәшә! ПомощьРядом!» дигән хәйрия акциясе старт алды  – республиканың авыр хәлдә булган 55 мең гаиләсе өчен азык-төлек җыелмалары әзерләнде.

Алар арасында – 1 520 бөгелмәле. Азык-төлек җыелмалары Бөгелмәгә 1 май көнне килде. Алдагы ике ай дәвамында һәр адрес буенча азык-төлек җыелмасы дүрт тапкыр китереләчәк. Җыелмага ярмалар, макарон, көнбагыш мае, консервлар, чәй, шикәр һәм тәм-томнар керә.

Азык-төлекне алучылар исемлегендә – керемнәре җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 8 яшьтән өлкәнрәк балалар,   ялгыз пенсионерлар һәм әти-әниләре пандемиядән аеруча зыян күргән тармаклардагы шәхси эшмәкәрләр яки үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән балалар.

Моннан тыш, ярдәм җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә, ата-аналарның берсе алимент түләүдән качып йөргән, опекуннар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә дә бирелә.

Волонтерлар беренче җыелмаларны гаиләләргә илтеп тапшырды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International